ЯШЬЛӘР СУЛЫШЫ: төнге автоквесты ничек тәмамланды? Төнге шәһәр, кулда фонарь, локацияләрдә агентлар һәм табарга кирәкле код. КАМА TYRES предприятиеләре хезмәткәрләре “Гарри Поттер” мотивлары буенча сәяхәткә кузгалды. Шинчылар өчен Түбән Кама берничә сәгатькә зур уен мәйданчыгына әйләнде. 🔖 Уен тәртибе: 10 бирем: аларның бишесендә шәһәр локацияләрен белергә кирәк, калганнары агентлар белән берлектә уен нокталарында үтте. Локацияләрнең берсендә катнашучылар пазллар җыйса, икенчесендә ризыкның нинди ингредиентлардан әзерләнүен белергә, өченчесендә табышмакларга җавап бирергә кирәк булды. ⚡️ Ә нәтиҗәсе түбәндәгечә: 🥇1 урын – “Массовка” командасы (Татшина) 🥈2 урын – “Нам все...льзя” командасы (Татшина) 🥉3 урын – НТЦ командасы “НеМеЗида” командасы (НМЗ) исә тапкырлык һәм җиңүгә омтылышы өчен бонуслы призга ия булды. “Уенчылар квест барышында шәһәрләрне башка яктан ачты; алар бер-берсе белән танышты һәм кичне бергә матур итеп уздырды. Чираттагы квест кайчан булуы белән дә кызыксындылар”, – ди чараны оештыручыларның берсе, “Татшина” җәмгыяте берләштерелгән профсоюз оешмасы профкомының хезмәт техник инспекторы Любовь Кузьмина. #KAMATYRES #ЯшьләрСулвшы #Автоквест